1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» X юбилей республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс барлыкка килү дәверендә анда 1500 дән артык бала катнашты. Конкурсның алыштыргысыз оештыручысы һәм финанс партнеры-шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, социаль яклау идарәсе һәм «Солнышко»тернәкләндерү үзәге ярдәме белән. Быел үз эшләрен рекордлы санда катнашучылар - балалар коррекцион белем бирү учреждениеләрендә, махсус коррекцион мәктәпләрдә белем алучы 180 бала тәкъдим итте.
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм җиңүчеләргә генә түгел, ә конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
«Минем яраткан шәһәрем», «Дөнья халыклары әкиятләре», «Россия халыкларының милли костюмнары»номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.