2022 нче елның 1 нче июнендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәчеләр белән берлектә мәдәният йорты территориясендә «Балачак якты планета»дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы оештырдылар.
Балаларны күңелле балалар музыкасы һәм бәйрәмне алып баручылар каршы алды. Балалар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Балалар кызыклы уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, күп уңай эмоцияләр һәм уңай тәэсирләр алдылар.
Барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды. Шәхси эшмәкәр Хөршед Муродовка әлеге искиткеч чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.