Балаларны яклау көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы милли проектлар кысаларында яшь россиялеләр өчен ниләр эшләнүе турында сөйли.
Балалар белән гаиләләр - «Демография» милли проектының «гаилә туганда гаиләләргә финанс ярдәме»региональ проектының игътибар үзәге.
Ана капиталы суммасы ел саен инфляция дәрәҗәсе нигезендә индексацияләнә. Гаилә капиталыннан тыш, Татарстан Республикасында балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чараларының киң пакеты каралган.
Агымдагы елда әлеге ярдәм чараларына 6,2 млрд. сум юнәлдереләчәк, шул исәптән:
28,5 мең гаилә беренче бала туганда (уллыкка алганда) түләүләр алачак;
Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең 120 мең бер өлеше компенсацияләнәчәк;
Авыл җирлегендә яшәүче 2 мең хатын-кыз беренче, өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак; өч һәм аннан да күбрәк бер үк вакытта туган бала тәрбияләүче гаиләләргә пособие түлиячәкләр;
3 яше тулган балаларны махсус туклану продуктлары белән тәэмин итәчәкләр;
«Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга – 10 мең сум, «Ата-ана Даны» ордены белән бүләкләнгән Ата-аналарга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган бүләк биреләчәк.