Россия Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләве белән бәйле рәвештә 1 июньнән өч төрле пособие күләме дә артачак
Сигез яшьтән 17 яшькә кадәр тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр июньнән ай саен уртача 5,7дән 11,4 мең сумга кадәр акча ала башлаячак. Әлеге түләү пособие суммасына карап үзгәрә (50%, 75% яки 100%).
Шулай ук йөклелекнең башлангыч срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү артачак. Татарстан буенча пособиенең күләме аена 6,4 мең сумга кадәр җитәчәк.
«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, — дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин. — Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризалар язу соралмый»
Моннан тыш, июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр, үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, 10% ка түләнәчәк. Пенсияләр 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерга, картлык, инвалидлык буенча пенсияләр алучыларга, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга арттырылган.