2022 нче елның 2 нче июнендә Княз мәдәният йорты, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, Александр Семенович Поповны 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котладылар.
Александр Семенович моннан 36 ел элек Әфганстанда батырларча һәлак булган һәм «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән солдатның әтисе .
Хезмәт ветераны Александр Семенович озак еллар терлекче булып эшли,аның исеме һәрвакыт алдынгылар исемлегендә, ә фотосурәте – совхоз һәм район Мактау тактасында була .
Ул олы яшьтә булуына карамастан, хәзер дә шөгыль таба.,мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле катнашучысы.
Аның 3 баласы, 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Алар бабаларын бик яраталар һәм алар белән горурланалар. Александр Семеновичка озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр