Татарстанлылар яңа социаль ипотека программасыннан файдалана алачак

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

 

Россия Хөкүмәте шәхси йортларны мөстәкыйль рәвештә төзү өчен ташламалы ипотека бирү буенча яңа программа гамәлгә ашыра башлый. Бу башлангыч әлегә сынау формасында башкарылачак. Әлеге ярдәм чарасыннан йортны үз көчең белән төзегәндә генә, ягъни профессиональ төзелеш компаниясе белән подряд килешүе рәсмиләштерелмәгән булса гына файдаланырга мөмкин

 

Мондый кредитлар буенча ставка елына 9 проценттан да артмаячак  ,ул  төбәкләрдә 6 миллион сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, узган ел 117 меңнән артык ипотека теркәлгән, аларның 10 меңнән артыгы торак йортларга, 35 меңе җир кишәрлекләренә.

 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова: "Татарстанлыларны элеккечә шәһәр читендәге күчемсез милек кызыксындыра. Агымдагы елның 4 аенда гына да җир кишәрлекләренә 13 меңнән артык ипотека килешүе һәм торак йортларга 4 меңгә якын ипотека теркәлгән. Яңа ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү республиканың күп кенә халкына үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк".

Контакты для СМИ

Пресс-служба Росреестра Татарстана

255-25-80 – Галиуллина Галина

https://rosreestr.tatarstan.ru

https://vk.com/rosreestr16

https://t.me/rosreestr_tatarstan

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International