Тукай районы-иң яхшылар арасында

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Иң яхшы эшкуарлар советы» III Республика конкурсының финал өлеше 26 нчы май көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узды.

Конкурс муниципаль районнар эшкуарларының советларын эшкуарлыкны үстерү буенча милли проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү максатыннан үткәрелә, моның өчен хакимият һәм бизнесның уртак тырышлыгы белән уңай эшлекле мохит булдыру һәм аны саклау мөһим.

Форумның хөрмәтле кунаклары – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директоры Айдар Салихов, шулай ук иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре: Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе һ. б.

Чарада Азнакай, Аксубай, Актаныш, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Спас, Тукай, Чистай, Балык Бистәсе муниципаль районнары һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре эшкуарлары советлары вәкилләре катнашты.

III Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә түбәндәге эшкуарлар советлары җиңүче дип танылды:

Чистай муниципаль районы советы «Уңайлы инвестицион климат формалаштыруда катнашу» өчен;
Тукай муниципаль районы советы «Муниципаль районда тигез көндәшлекле мохит формалаштыру» өчен;
Минзәлә муниципаль районы советы «Хуҗалык итүнең һәм Кооперациянең кече рәвешләрен үстерүдә хакимият белән хезмәттәшлек» өчен;
Түбән Кама муниципаль районы советы «Кече һәм урта бизнесны инновацион үстерүгә керткән өлеше» өчен;
Спас муниципаль районы советы «Аерым тармаклар «туризм, хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүгә керткән өлеше» өчен;
Актаныш муниципаль районы советы «Бизнес өчен инновацион мохит формалаштыру » өчен;
Кама Тамагы муниципаль районы советы «Хәйрия һәм социаль социаль 

проектлар»ны тормышка ашыру өчен.
Төп җиңүче булып Сарман муниципаль районы эшмәкәрләре советы танылды.

Подробнее: http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/v-kazani-podveli-itogi-respublikanskogo-konkursa-luchshiy-sovet-predprinimateley

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International