2022 елның 3 июненнән 6 июненә кадәр Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында туган теле (рус булмаган) булмаган мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиаданың турыдан-туры этабы узды. Чакырылучылар исемлегендә Боерган төп мәктәбеннән Әхмәтҗанова Миләүшә (8 сыйныф), Борды урта мәктәбеннән Әхмәтҗанов Илшат һәм Чернов Валентин, Теләнче-Тамак урта мәктәбеннән Төхбәтуллина Лилия (10 сыйныф) бар иде.
Татарстан Республикасында рус теле Көнендә һәм Александр Пушкинның туган көнендә рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясау күркәм гадәткә әверелде. Бу олимпиада республикада 2014 елдан бирле үткәрелә. 10 нчы сыйныф укучылары арасында җиңүне Тукай районының Борды мәктәбеннән Чернов Валентин яулады ,ә Илшат Әхмәтҗанов призер булды . Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты һәм рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта баруы турында билгеләп узды ,быел Россиянең 14 регионыннан һәм Казахстаннан олимпиадада 200 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
Район мәгариф идарәсе укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар: Чернова Энҗе Әсгатовна, Маннанова Рафинә Фәнир кызы, Абзалова Алсу Мирдәйсер кызы һәм мәгариф идәрәсенең педагогларның һөнәри үсеше буенча методисты Вәгыйзова Эльмира Гарифҗан кызына рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Балаларыбызның җиңүләре белән горурланабыз һәм котлыйбыз!

