"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!"наркотикларга каршы акция

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

 

Татарстанда 1 июньнән 27 июньгә кадәр Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара.

18 июнь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клуб берләшмәсе белән берлектә, «Татарстан» бистәсе үзәгендә «Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!» яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максаты белән,мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар «Бердәм ышаныч телефоны» буклетлары һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары язылган визиткалар тараттылар.

Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International