


Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә китапның тарихы, аның тормыш юлы һәм кешелеклелек өчен әһәмияте турында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар китапханәдә булган иң иске һәм өр-яңа китапны күрделәр. Аннары алар ребуслар, сканвордлар, журналлар буенча төрле әкияти биремнәр чиштеләр.
