Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе, шулай ук халыкны электрон сервислардан файдалануның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатларында икенче тиешле сораштыру үткәрүгә керешә.
Халыкның һәм юридик затларның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгатьлеге турында беренче сораштыру 2021 елның февралендә үткәрелгән иде. Анда 290 меңнән артык физик зат һәм бөтен ил буенча 31 меңнән артык юридик зат катнашты.
Барыгызны да актив катнашуыгызны сорыйбыз!
Анкеталаштыру (физик һәм юридик затлар өчен) QR-кодлар һәм сылтамалар буенча узарга мөмкин:http://www.cbr.ru/information_security/anketa/