#Күзкәй китапханәсе
#Авылыбызың хөрмәтле кешеләре
#Хатын-кыз бәхете нәрсәдә?#
ll һәм lll дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены кавалеры, "Югары савым остасы ", "КамАЗ төзелеше ударнигы" исеменә лаек булган Әлфия апа Бадретдинова белән очрашу бик матур, җылы мохитта узды. Чөнки очрашуга хезмәттәшләре, балалары, күршеләре дә килгән иде. Көчле рухлы, оптмист, авырлыкларга бирешмичә яшәүче Әлфия апа хатын-кыз бәхетенең чын үрнәге. Очрашуда яшьлек еллары, комсомол очрашулары, бергә эшләгән еллар турында сагынып искә алдылар.
