1 декабрьдән Тукай муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Инвалидлар декадасында 1 декабрьдән Тукай муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга һәм аларны караучы затларга юридик һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый.

Аларның сорауларына Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Тукай районы бүлекчәсе башлыгы, социаль яклау хезмәткәрләре, Тукай үзәк район хастаханәсе вәкилләре һәм башка белгечләр җавап бирәчәк.

Телефоннар: * социаль яклау бүлеге: 71-32-00, 70-35-09;

* Тукай РҮХ: 46-29-99; ФСС җитәкчесе: 51-38-96,

* Татарстан Республикасы Тукай районы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе: 34-09-14

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International