«Россия аналары, сезнең алда баш иябез!» дип исемләнгә чара үтте.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Кенәз авыл мәдәният йортында «Россия аналары, сезнең алда баш иябез!» дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган чара үтте.Катнашучыларның күбесе - әниләр, әбиләр иде. Бу көнне аларга бик күп игелекле рәхмәт сүзләре яңгырады. Кадерле әниләрне котларга «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Кенәз мәктәбе укучылары, шулай ук  авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары килгән иде. Әниләр исеменә котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, Кенәз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чыгыш ясады.


Тамашачылар «Умырзая» хореография ансамбле (җитәкчесе Александр Тартаринова), «Акварели» вокаль ансамбле (җитәкчесе Наталья Гарасева), «Русский звон» фольклор коллективы (җитәкчесе Тамара Тузеева) чыгышларын аеруча җылы каршы алдылар.

/Тамара Тузеева фотосы

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International