2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты бетә. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.
Шуңа күрә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычларын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә тәкъдим итә.
Искәртеп үтәбез, бурычлы кешегә салымнар түләү буенча чыгымнарны арттыру һәм салымнар һәм җыемнар турындагы закон таләпләрен санга сукмау тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Шулай итеп, 2022 елның 2 декабреннән башлап, пенялар хисабына бурыч көн саен артачак.
Бурычны түләтү хисабына түләмәүчегә, шулай ук, бурычның җиде проценты күләмендә башкару җыемы суммасын түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, суд приставлары тарафыннан мөлкәтне читләштерүне тыю башкарыла, ягъни гражданин үз автомобилен яки күчемсез милеген сата алмый, ә ачык исәп-хисап счетлары булганда, банк тарафыннан суд карары буенча акчаларны исәптән төшерү башкарыла. Шулай ук, бурыч җыю эш бирүченең хезмәт хакыннан бурыч суммасын суд карары нигезендә тоту юлы белән башкарылырга мөмкин, бу үз чиратында коллегалары һәм җитәкчелеге арасында бурычлының абруена тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Ә ялга актив йөрүчеләргә билгеле бер шартларда бурычлының чит илгә китүе чикләнергә мөмкинлеген онытмаска кирәк.
Һәм иң мөһиме, татарстанлыларның игътибарын шуңа юнәлтергә кирәк, салымнар буенча бурычлар булганда, татарстанлыларның төбәк дәүләт хезмәтләрен, шул исәптән, республикада гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын да кертеп, ала алмаячаклар.
Шуңа күрә салымнарны вакытында түләргә кирәк, өстәвенә, салым хезмәте моның өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыра. Салым түләүчеләр белән үзара бәйләнешне гадиләштерү электрон хезмәтләр хисабына ирешелә. Аларның иң популярлары - Россия Федераль салым хезмәтенең шәхси кабинеты һәм «Салыи түләүченең шәхси бите» мобиль кушымтасы. Әлеге сервисларны кулланып, бурыч барлыгы турындагы мәгълүматны гына түгел, үзең өчен дә, балигъ булмаган балаларың өчен дә онлайн режимда салым түләүне күрергә мөмкин.
Салым хәбәрнамәсе алынмаган очракта, салым идарәсе гражданнарга теләсә нинди салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. "Салым хәбәрнамәләре 2022» салым хезмәте сайтындагы Сервис салым хәбәрнамәләренең эчтәлеге һәм үтәлеше, салымнарны исәпләү һәм ташламалар бирү тәртибе турында мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.
