Чишмә үз юлын таба  

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Таулар авылы клубы үзешчәннәре Рәзинә Сәетгәрәеваның өр- яңа, табадан гына төшкән шул исемдәге әсәрен сәхнәләштерделәр. Зал бик матур итеп бизәлгән. Өстәлләрдә Рәзинә Сәетгәрәева иҗатын чагылдырган "Туган якның тугры кошлары без" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелган.
Рәзинә Сәетгәрәева -районыбыз шагыйрәсе, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле , Журналистлар берлекләре әгъзасы, Мәдәният Министрлыгының " Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе иясе, " Тукай районы гимны" авторы ,"Күңел" радиосы оештырган 2019 ел кешесе "Рухи батырлык" наминациясе җиңүчесе, Фәннур Сафин исемендәге Әдәби премия иясе.Төрле чаралар әзерләгәндә һәрчак аның иҗатына игътибар итәм, аның язмаларыннан файдаланам,безгә- мәдәният хезмәткәрләренә алтын хәзинә ул . Районда "Битлек" театр фестиваль-бәйгесе игълан ителгәч, Рәзинә апага сәхнә әсәре сорап мөрәҗәгать иттем. Беркайда да басылмаган, чишмәләрне саклау темасына пьеса язып почтага салды. Боерган авыл җирлегенә караган Таулар авылы клубы каршында оештырылган "Балачак" театр коллективы бу әсәрне сәхнәләштерергә алынды. Клуб мөдире Илүзә Гыйлметдиновага ярдәмгә тормыш иптәше Разим, балалары- Алмаз, Ислам, Айзирәләр кушылдылар. Разим сәхнәгә декорацияләр ясап куйды: улак буйлап челтерәп агучы чын чишмәне күреп шаккаттык, чишмә өе дә тирә- юнгә ямь биреп тора.Чишмә янында үсеп утырган яшел чирәм, агачлар - табигатьнең иң матур чоры икәнен күрсәтә.Спектакль мәктәпнең тарих укытучысы Рафис абыйның (рольне Саетнур Мөхәмәтшин башкарды) балаларга чишмә тарихын сөйләве белән башланып китте: "-Менә, балалар бүген безне изге Таулык чишмәбез җыйды, рәхәтләнеп бәйрәм итәбез. Чишмәбез дә безнең белән җырлый кебек, челтер-челтер ага. Бу чишмә буенда күпме яшь парлар кавышкан. Бу матур милли йола инде гомер буена бара. Чишмә ул- яшәеш, тереклек символы. Чишмәләрнең юлын беркайчан да, күпме генә тырышсаң да туктатып булмый. Ул үз юлын барыбер таба. Чишмәләр - күллекләргә, күллекләр – елгаларга, ә елгалар – диңгезләргә ага. Әмма чишмәләрнең кибү очраклары да бар, менә монысы куркыныч. Безнең Таулык чишмәсе мәңге яшәсен, авыл халкын, килгән кунакларны, юлчыларны, мосафирларны мәңге тәмле суы белән сыйласын. Чишмәләрне карап, чистартып тору мәслихәт",- диде ул. Чишмә янына килгән балалар бик кызыксынып сораулар бирделәр, тәмле чишмә суы татып карадылар. Бер читтә тыңлап торган Марат белән Муса чишмәнең юлын ябып ,авылдашлары кызык итмәкче булып, төн кунарга калалар. Кырын эшләрен эшләп, эчәргә су тапмагач, чишмә юлын кире тазартырга мәҗбүр булалар. Вакыйга бик кызыклы күренешләр белән үрелеп барды, авыл халкы әле нәфрәтләнеп, әле елмаеп бик яратып карадылар тамашаны. Әйе, чишмәләрне саклау- ул безнең бурыч.Чишмә ул- табигатьнең иң зур байлыгы. Менә шундый әһәмиятле, тәрбияви теманы артистларыбыз- Сәетнур Мөхәмәтшин, Фәйрүзә Габидуллина,Мәдинә Фәйзуллина, Илүзә Гыйлметдинова, Әкълимә Бәшәрова, Зөлфирә Солтанова, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Ислам Гыйлметдинов, Боерган мәктәбе укучылары- Нәфисә Таҗиева, Илдар Минаков, Ленар Хасанов, Айзирә Гыйлметдинова, Гүзәл Солтанова, Әминә Бәшәровалар халыкка театр ярдәмендә аңлаттылар. Авыл халкы аларның чыгышларын алкышларга күмде. Спектакльне карарга районның мәдәният идарәсе башлыгы Э.М.Рыбакова,мәдәни ял үзәге директоры Л.А.Строкина, хөрмәтле кунакларыбыз- Яр Чаллы мәдәният һәм сәнгать колледжы укытучылары В.А.Җиһаншина, М.А.Хрушкомоловалар килделәр. Тамаша тәмамлангач алар һәрберсе үзләренең киңәшләрен , изге теләкләрен җиткерделәр. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, сүзләрне ничек әйтергә, тамашачыга ничек итеп ошарга икәнлекне аңлаттылар, сәхнә серләре белән уртаклаштылар.
 
Флүзә Сәлимова, китапханә мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International