Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат- шашка турниры һәм дартс буенча ярышлар.

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

  1 декабрьдә Россиядә Инвалидлар декадасы старт алды,  ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел саен бу чорда Тукай интернат – йортында төрле чаралар үткәрелә.

 Бүген 2022 елның 1 декабрендә Тукай картлар  һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат - шашка турниры, Дартс буенча ярыш үткәрелде. Турнирны Тукай муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

     Бу дустанә ярыш булды, анда шахмат- шашка һәм дартс белән мавыккан һәркем катнашты.

     Мондый чаралар өлкәннәрнең ялын оештырырга, аралашырга мөмкинлек бирә, социаль активлыкны арттыра.

     Чара башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм спорт дисциплинасын, гаделлекне һәм бер-берсенә карата игътибарлы булырга  өндәделәр. Ярыш вакытында катнашучыларның кәефләре төрле иде. Кемдер уен борылышларын тыныч кабул итте, ә кемдер кәефсезләнде. Уен кагыйдәләрен үтәүне катгый, әмма гадел судьялар күзәтте.  Хәер, турнирда катнашучылар өчен иң мөһиме-җиңү түгел, ә ялны файдалы итеп үткәрү.

       Турнирда катнашучылар грамоталар һәм медальләр  белән бүләкләнде. Вакыт файдалы һәм күңелле аралашулар белән  үткәрелде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International