Сокланырлык, көнләшерлек, үрнәк алырлык

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа поселогындагы «Гигант» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды.

Анда район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов,  белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. 
Иртәнге сәгать унда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эре фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр «Гигант» хуҗалыгының азык әзерләү цехында җыелды. Район башлыгы Фаил Камаевның сәламләү сүзләреннән соң, иң элек авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов чыгыш ясады. 
– Агымдагы елның ун ае эчендә сөт җитештерү, сөт малының башын арттыру эшендә без үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, шактый алга киттек. Тулаем савымны алганда, бүгенге көндә ул 22 мең 800 тонна тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда ул 1400 тоннага арткан. Бер сыерга туры килүче җитештерүчәнлек 257 килограммга арткан, – дип сөйләде ул. 
Районда сөт, ит җитештерүне арттыру өчен, хуҗалыкларда малны ашату да сыйфатлы булырга тиешлеге азсызыкланды. Үрнәк итеп, семинарны кабул иткән «Гигант» хуҗалыгының азык әзерләү цехы китерелде. Биредә терлеккә кирәк булган барлык аксым-витаминнар, майларны истә тотып, махсус агрегат белән азык әзерлиләр. Шушындый җаваплы караш белән эшләү нәтиҗәсендә, хуҗалык сөт җитештерү юнәлешендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөри. 
– Сезгә дә шушы юнәлештә эш итәргә тырышырга кирәк. Терлекне ничек ашатсагыз, күрсәткечләрегез шундый булачак. Алдынгы хуҗалыклар моны аңлый һәм әлеге юнәлештә җентекле эш алып бара, – диде Фаил Мисбах улы. 
Азык цехыннан соң, семинарда катнашучылар хуҗалыкның яшь сөт малы асралучы торак урыннарын карады, сөт саву цехына да кереп, аның эше белән дә танышып чыкты. Шулай ук биредә районның баш ветеринары Ленар Хәйбуллин малларга чип кертү, аларны махсус системага кертү турында мәгълүмат биреп, райондагы савым сыерларының сәламәтлеге, сөтнең чисталыгы темасын да күтәреп, хуҗалык җитәкчеләренә киңәшләрен бирде.
Аннары, һәммәсе дә «Гигант»ның орлык саклау складына, соңыннан техника паркына юнәлделәр. «Россельхозцентр»ның районара Тукай филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов район хуҗалыкларында орлык материаллары белән эшләү, әлеге юнәлештә уңышлы эш алып баручы «Гигант», «Сәйдәш» исемендәге, «Ирек» һәм башка хуҗалыкларны атап үтте. Ул шулай ук җитәкчеләргә орлык материалларын лабораториягә анализга бирүне сузып йөрмәскә кирәклеге турында да әйтте.  
– Менә карагыз, Риф Хәнифовичның паркында техника ничек кышкылыкка саклануга куелган. Биредә тәгәрмәчләр капланган, комбайннарның эчләре чистартылып, тәрәзәләренә кадәр юылып куелган. Сездә дә шушылай булырга тиеш, – диде район башлыгы Фаил Камаев, хуҗалыкның саклауга куелган техникасын, агрегатларын карап йөргән чакта. – Механизаторлар ремонт эшләрен алып барганда, аларны җылы эш урыны белән дә тәэмин итәргә кирәк, – дип тә өстәп куйды Фаил Мисбах улы.  
Семинар ахырында исә, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, фермерларга күргәннәрне, бирелгән киңәшләрне истә тотып, эшләргә, булган җитешсезлекләрне төзәтергә, кадрлар мәсьәләсенә игътибарлы булырга кушылды.  

 

/Р. Зәкиев фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International