"Гиндукуш" хәрби дан музеенда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева җитәкчелегендә сәламәтлекләре чикле райондашларыбыз килде. Без үз чиратыбызда аларга бар күңел җылыбызны биреп очрашуыбызны файдалы һәм кызыклы итәргә тырыштык. Иң элек алар өчен музеебыз буйлап экскурсия үткәрдек. Иң әһәмиятле экспонатларыбызны күрсәттек.
Ә аннары аларны түгәрәк өстәл янына җыйдык. Бүген без алар белән гипстан бик матур әйберләр ясадык. Һәм шуларны пумалалар, төрле җете төсләр белән буядык. Шул рәвешле безнең кунакларыбыз үз куллары белән матурлык тудырдылар, рухи яктан ял иттеләр.
"Мәрхәмәтлелек" проектына кушылуыбызга, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны сөендерә алуыбызга чиксез шатбыз.
Һәммәбезнең күңелләребез мәрхәмәтлелек белән тулсын, күзләребездән җылы нур бөркелеп торсын!