2022 елның 3 декабрендә Князево авыл җирлегендә «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас» һәйкәле янында Билгесез солдатны искә алу көненә багышланган «Исемең билгесез – Синең батырлыгың үлемсез» митингы узды. Чарада тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәбе укучылары, «Родина»патриотик клубы әгъзалары катнашты.