Район хастаханәсе яңа КТ сканерын урнаштырырга әзер

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

30 ноябрьдә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин район үзәк хастаханәсендә булды һәм яңа компьютер томографын урнаштыру өчен ремонт-әзерлек эшләренең барышы белән танышты. Биналарны карап чыкканнан соң һәм ремонт эшләрен башкаручы оешма вәкилләре белән аралашканнан соң, объект яңа диагностика җиһазларын кабул итәргә һәм урнаштырырга әзер дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International