2022 елның 5 декабрендә,инвалидлар декадасы кысаларында Кенәз авылы мәдәният йортында «Җаныбыз нуры»VI инвалидлар иҗаты фестивале үткәрелде Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Яфас улы Вафин, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев, Тукай муниципаль районы ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вазеева, Тукай муниципаль районы район Советы депутаты Айнур Айрат улы, авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, авыл җирлегенең инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойлов чарада катнашучы барлык мөмкинлекләре чикле кешеләрне чын күңелдән котладылар, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.