Профилактика гомерләрне саклап кала

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Район хакимиятенең утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин рәислегендәге җыелышта комиссия әгъзаләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Иң элек кереш сүз һәм 2020-2022 елларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эш турында Айрат Рафак улы Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул төрле елларда район буенча тротуарлар, барьерлар, тукталыш павильоннары, светофорлар урнаштыру һәм башка шундый төр эшләр хакында сөйләде. Шулай ук Айрат Рафак улы юл төзү, төзекләндерү, күперләрне ремонтлау, урамнарны яктырту, дәүләт программалары буенча да өч елга мәгълүмат бирде. 
– Өч ел эчендә районда юл хәрәкәте юнәлешендә шактый гына эшләр эшләнсә дә, ни кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр, үлүчеләр кимеми. 2020-2021 елда һәлак булучылар саны бер тирә булып, әллә ни артмаса, быел юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артты һәм без узган елгы һәм былтыргы күрсәткечләрне кызганычка каршы, узып киттек. Шуңа бәйле рәвештә, безгә халык арасында агарту эшләрен, махсус чараларны активрак кулланырга, нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк, – диде чыгышы ахырында Айрат Хәбибуллин. 
Утырышта шулай ук машиналарның авырлык һәм габарит контроле, балалар травматизмын кисәтү, профилактика буенча район мәгариф идарәсе, яшь ЮИДчылар белән бердәм эшләү темасына да кагылдылар. Соңгысы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең профилактика бүлеге начальнигы Резеда Гыйльметдинова доклад белән чыгыш ясады. Ул юлда балалар травматизмын кисәтү юнәлешендә район мәгариф идарәсе белән уңышлы эш алып барылуы, елдан ел балалар белән бәйле күңелсезлекләрнең кимүен билгеләп үтте. Ул шулай ук республикакүләм ярышларда катнашкан яшь ЮИДчыларның җиңүләрен, алар белән эшләүче район педагогларын да яхшы яктан гына телгә алды. Резеда Гыйльметдинованың чыгышыннан соң, Айрат Хәбибуллин мәктәп укучыларын киемгә беркетелүче яктылык кайтарту элементлары белән тәэмин итү темасын да кузгатты. 
– Соңгы юл-транспорт һәләкате күрсәткәнчә, яктылык кайтарту элементлары җәяүлеләр белән бәйле фаҗигаләрне кисәтүдә үзеннән зур өлеш кертә. Шуңа күрә, көн кыска булган кышкы чорда мәктәп укучыларын әлеге элементлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әлеге юнәлештә ата-аналар арасында эш алып бару да мөһим, – диде ул. 
Утырышта яңгыраган барлык сорауларны, тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, аларны беркетмәгә керттеләр һәм киләсе утырыш көнен билгеләделәр.  
        
Алсу Тимерханова
Автор фотосы 

Чыганак:"Якты юл" газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International