Инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Теләнче-Тамак интернат-мәктәбендә “Хәрәкәттә рух көче” дигән сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Чара балаларның хәрәкәт сестимасын камилләштерүгә, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын тәрбияләүгә, шулай ук мөмкинлекләре нигезендә балаларны социаль адаптацияләүгә һәм төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Балалар уңай эмоцияләр алдылар кыю, оешкан, үз-үзләренә ышанычлы булуларын күрсәттеләр. Әлеге чарада волонтерлар оешмасы вәкилләре һәр укучыга татлы бүләкләр тапшырды.