Корбанов Наҗия Гыйльмулла кызы һәм Равил Нургали улын 55 ел бергә гомер иткәннәре белән котладылар

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, мәдәният йорты хезмәткәрләре Корбановлар гаиләсен Наҗия Гыйльмулла кызы һәм Равил Нургали улын 55 ел бергә яшәүләре белән чын күңелдән котладылар һәм аларга Тукай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын, Тукай районы ГХАТ бүлегеннән һәм авыл җирлеге хакимиятеннән истәлекле бүләк тапшырдылар. Наҗия Гыйльмулла кызы озак еллар Тукай районы кулланучылар берлегендә эшләгән, шулай ук 20 елдан артык инвалидлар җәмгыятендә контроль - ревизия комиссиясе булып торды, ире Равил Нургали улы «Сосновоборский»совхозында гомер буе шофер хезмәтен башкарды . Ир белән хатынның 40 елдан артык хезмәт стажы һәм хезмәт ветераннары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International