“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе конференциясе узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

 Шушы көннәрдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе ХХХV Конференциясен үткәрде.Аның эшендә партиянең җирле бүлекчәсе  Секретаре, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Николай Нефёдов катнашты. Көн тәтибендә 2 сорау  иде. Алар, Тукай җирле бүлекчәсенең агымдагы эшчәнлеге һәм  2023 нче елга бурычлары һәм Тукай җирле бүлекчәсенең политсовет составын яңарту. Политсовет составына яшерен тавыш белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча  ярдәмчесе Ибрагимов Айрат Салих улы сайланды. Җыелышта 2023нче  елга бурычлар билгеләнде.

Конференция барышында "Книги Донбассу" хәйрия чарасын иң яхшы оештыру эшләре өчен районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасына "Собиратели Земли Русской" китаплары тапшырылды. «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең рәхмәт хаты белән Шилнәбаш авыл җирелге башлыгы Ольга Гончарова hәм Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина бүләкәнде.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International