Тукай районда «Игелек кыл» хәйрия марафоны узды. Быел ул БИШЕНЧЕ тапкыр оештырылды. Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 4 миллион 124мең 45 сум акча җыелган.
Башкалар кайгысына битараф калмый торган, сизгер күңелле, шәфкатьле кешеләр Яңа бистә мәдәният йортына җыелды. Авыр тормыш сынавы кичергән, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан райондашларга ярдәм кулы сузды.
Җыелган акча 2023 елда ярдәмгә мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең авыр хәлен җиңеләйтергә тотылачак. Махсус комиссия утырышы hәр мөрәҗәгать буенча карар кабул итәчәк.
ФОТОРЕРОРТАЖ