Яңа Байлар авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны 96 яшьлек Сабиров Мәхмут Сабир улын котларга Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы, район ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы,"Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Мансур улы килде. Юбиләргә сәламәтлек , тыныч көннәр теләп ана район башлыгы Фаил Мисбах улының иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.