Республикада яшьләрнең төрле категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар һәм программалар комплексы тормышка ашырыла.
Иң актуаль сорауларның берсе-торак мәсьәләсе.
ТР Яшьләр министрлыгы тормышка ашырыла торган программалар турында :
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль программа (түләүсез субсидия 35% ка кадәр);
Яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча республика законы (процентсыз кичектерү 60% ка кадәр);
Татарстан Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «яшь гаилә» программасы; Республика яшьләр торак конкурсы (ТР Студентлар лигасы).
Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта таныша аласыз #ЖильеМолодымРТ