Районның төп чыршысы Яңа поселогында урнашкан.
Бирегә Тукай районы җитәкчеләре, авыл җирлекләре халкы, күпсанлы кунаклар килде.
Бәйрәм иҗат коллективларының, балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Олысы да, кечесе дә үзәк чыршы янында җырлап-биеп күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды.