АПКның Ветераннар советы узып баруы елга йомгаклар ясады

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы  агымдагы  елга  йомгаклар  ясау киңәшмәсен уздырды.  Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, муниципаль районнардагы Ветераннар советы әгъзалары катнашты,алар арасында Тукай районы ветераннар Советы җитәкчесе Вәҗиева Фәйрүзә Фаяз кызы да бар иде.


Катнашучыларны  сәламләп,  министр урынбасары Марсель Мәхмүтов чыгыш  ясады. “Агросәнәгать комплексының  Ветераннар советы республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә үзеннән җитди өлеш кертә, үз хезмәтләре белән үрнәк булып  торучыларның  исемнәрен онытмый һәм аларны  хөрмәт итә.

Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексы ветераннары тормышында бер генә мөһим вакыйга да читтә калмый, сез юбилярларны хөрмәтлисез, дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә кандидатлар тәкъдим итәсез, муниципаль һәм республика күләмендәге төрле вакыйгаларда актив катнашасыз”, - диде ул. 
“Узган чорда Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы Президиумы, муниципаль районнарда АПК Ветераннар советының җаваплы рәисләре һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  белән берлектә шактый эшләр башкарды. Агросәнәгать комплексы юбилярларын котлауның күркәм традициясе буенча Министрлыкның кадрлар бүлеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы  РИВЦ белән берлектә Ветераннар советы исеменнән бизәкле  793 «Котлау хаты», Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары әзерләнде һәм  тантаналы рәвештә адресатларга тапшырылды. 
Моннан тыш, 55 юбиляр-ветеран  районнардагы Авыл  хуҗалыгы  идарәләре  һәм АПК Ветераннар советының җаваплы вәкилләре тәкъдиме  буенча аерым, индивидуаль тәртиптә бүләкләнде”, - дип билгеләп үтте Татарстан  Республикасы   АПКсының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев.
Чара ахырында ветераннарга күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Ветераннар авыл хуҗалыгында   эшләгән елларын искә алдылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә һәм Ветераннар советына даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International