Район Советы депутаты Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә бүләк итеп, Борды мәдәният йортына танылган “Мунча ташы” татар эстрада театрын чакырды. Борды авыл җирлегендә яшәүчеләр тамашаны бик җылы кабул итте . Алкышлар тынып тормады,сәхнә белән тамашачылар арасында җылы элемтә барлыкка килде.
Депутатыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның үзен дә Яңа ел белән котлыйбыз, тормышында һәм эшендә уңышлар телибез,дир яза Нурия Рамазанова