Гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алу конкурына документлар кабул итү турында

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алу  конкурына документлар кабул итү турында игълан итә.  

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 309 нчы кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2023 елның 9 гыйнварыннан 9 февраленә кадәр кабул ителә.

Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла/agro.tatarstan.ru/, бүлектә – «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалык субсидияләренә грантлар», аннары – «Гаилә фермаларына ярдәм»бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International