"Алтын йөрәкле кеше" исеменә лаек булды

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Тукай районында узган  "Игелек кыл"  хәйрия  марафонында инвалидларга  даими  хәйрия  ярдәме  курсәткән өчен "Наиком-Арена" спортының  техник төрләре  стадионы  директоры,Татарстан  мотоцикл  спорты федерациясе   президенты Наил Хуббатуллин" Алтын йөрәкле кеше"  исеменә лаек булды. Аның имзасы Тукай районының  Мактаулы  кешеләр  китабына куелды.  Быелгы Хәйрия  акциясе  барышында да Наил  Бастамович  инвалидларга 500 мең сум акча күчерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International