РФ пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеген Эдуард Вафин җитәкләячәк

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

 

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиянең Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләштерелде. Хәзер ул Пенсия һәм социаль иминият фонды дип атала, кыскартып әйткәндә – Россия Социаль фонды.

 

РФ Президенты яңа оешма төзү турындагы федераль законны 2022 елның 14 июлендә имзалаган иде.

Ике фондны берләштерүнең максаты гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, социаль ярдәм чараларын тизрәк рәсмиләштерүдән гыйбарәт. Хәзер гражданнар тиешле социаль ярдәм чаралары буенча Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәчәк – барлык федераль түләүләрне бер урында алып булачак. Элек Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды карамагында булган түләүләр һәм хезмәтләрнең берсе дә үзгәрми, пенсия һәм башка социаль пособиеләр алуны дәвам итү өчен гражданнарга өстәмә документлар һәм гаризалар бирергә кирәкми. Фондларны берләштерү социаль түләүләрнең срогына да тәэсир итми.

15 декабрьдә Сергей Чирков РФ Пенсия һәм социаль иминият фонды рәисе итеп билгеләнде, ул моңарчы 20 елдан артык Россия Пенсия фондында эшләгән. Бу атнада исә Эдуард Вафин РФ Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге белән идарә итте. Структураның үзгәрүенә карамастан, ике оешмадагы хезмәткәрләрне кыскарту күздә тотылмый, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International