Тукай районында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.
Ярышларда 22 мәктәптән, 18 авыл җирлегеннән һәм 9 район оешмасыннан: «Татарстан коммуналь челтәрләре», Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, Тукай үзәк дәваханәсе, мәгариф идарәсе, «Чаллы Бройлер», «Агросила», «Яр Чаллы элеваторы», «Чаллы икмәк продукциясе» җәмгыятләре, «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән җәмгысы 205 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар түбәндәгечә билгеләнде: мәктәпләр арасында I урынны – Яңа поселогы командасы, II урынны – Иске Абдул, III урынны – Түбән Суыксу комндалары алды. Авыл җирлекләре арасында исә иң көчлесе дип Биклән авыл җирлеге табылды. II урынны – Түбән Суыксу, III урынны – Шилнәшбаш җирлекләре яулады. Район оешмалары һәм предприятиеләреннән I урынны – «Чаллы Бройлер» җәмгыяте яулады, II урынны – «Яр Чаллы элеваторы», III урынны – «Агросила» җәмгыяте алды.