Кече Шилнә авылында халык җыены узды. Авыл мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Җыенда район башлыгы Фаил Камаев, район вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Район башлыгы традиция буенча 2023 елда җирлегебездә башкарылачак эш планы белән таныштырды. Халык та җитәкчеләргә булган сорауларын биреп, аларга җавапларын алды.