Бөтенроссия наркотикларга каршы акция старт алды.

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында 13- 24 марттан   "Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы старт алды. Әлеге акциянең төп максаты-наркотикларга булган таләп һәм аларны тәкъдим итүгә каршы көрәш. Мондый бурычларга ирешү өчен хокук органнары, министрлыклар, ведомстволар һәм гражданнар җәмгыятенең көчләрен берләштерергә кирәк. Наркотиклар, аларның законсыз әйләнеше, пропагандалау өлкәсендәге мәгълүматтан хәбәрдар булсагыз, наркоконтроль органнарына хәбәр итә аласыз. Моңардан тыш, авыр хәлдә калган һәркемнең бушлай киңәш алу мөмкинлеге бар.

 

Акция кысаларында һәркем кайнар линия телефоны аша ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча дежур часте хезмәткәрләренә 71-44-81 номеры буенча, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 8(843)291-20-02 номерына аноним рәвештә мәгълүмат тапшыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International