Тукай районыннан 13 кешедән торган делегация катнашты.

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

«Ел хатын-кызы.Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 7 март көнне Казан шәһәрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды. Залда җыелган хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул Рәис Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды. Тукай районыннан республика конкурсының зона этабында катнашучылар һәм мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре составында 13 кешедән торган делегация катнашты.

Ләйлә Фазлыева конкурста җиңүчеләрне «хатын-кыз-ана»номинациясендә бүләкләде. Алар арасында Тукай районы Круглое Поле поселогы мәктәбендә физика укытучысы, ике туган һәм биш тәрбиягә алынган бала анасы Светлана Рогова.

Конкурс лауреатларын шулай ук Россия Федерациясе Герое Иван Додосов, «Мәрхәмәт — шәфкатьлелек» Татарстан Дәүләт Советы депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева котладылар. Матур һәм күңелле концерт, бик күп күңелле эмоцияләр алдылар чарада катнашучылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International