Бу атнада район балалар бакчаларында 426 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылыш кичәсе узды. Тантаналы чарага балаларның әти-әниләре һәм туганнары чакырылган иде. Балалар бакчасы - иң матур һәм иң якты тойгылар белән тулы бер дөнья ул. Ә бу матурлык һәм хис-тойгыларны балаларга тәрбиячеләре бүләк итә.
.jpg)
.jpg)
Иске Ерыклы авылында «Тургай» балалар бакчасында ике чыгарылыш кичәсе үтте. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен. Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки матур итеп киенгән әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алда аларны зур юллар көтә. Балаларга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Сау бул, балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!