Азыкны сыйфатлы һәм вакытында әзерләү мәсьәләләре буенча практик ярдәм күрсәтү максатыннан, районда Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов җитәкчелегендәге эшче төркем булып китте.
Төркемнәргә бүленеп, белгечләр «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Парадиз» хуҗалыкларында, Газинур Вилданов КФХсында, эшмәкәр Гарсеван Вардересянда булдылар.
Тукай районының Баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр узган елгы азык калдыклары санына, быел яшел масса әзерләү сыйфатына игътибар иткәннәр. Эшче төркем әгъзалары күргәннәре белән канәгать калдылар.