Республика Рәисе туры элемтәдә Шилнәбаш мәктәбен ачты

2023 елның 1 сентябре, җомга

Иң элек, ТРсы Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференциядә катнашучыларны РФсе мәгариф министры, дәүләт үсеш корпорациясе рәисен сәләмләде, ил җитәкчелегенә социаль объектларын төзүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәтләрен әйтеп, быел белем көнендә парта артына утыручы балалар турында сөйләде, кызыклы саннар китерде.

–Милли проект һәм федераль программалар кысаларында, республика бюджеты хисабына яңа уку елына республикада 17 млрд сумнан артык суммага 11 белем бирү учагы төзелде, – диде Рөстәм Нургалиевич.

Аның чыгышыннан соң министр Сергей Кравцов һәм үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов төзелгән объектлар, проект үзенчәлекләре турында әйтеп үттеләр. Аннары, яңа мәктәпләр төзелгән шәһәр, район вәкилләренә сүз бирелде. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ил һәм республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: «Безнең балаларыбызны, аларның әти-әниләрен сөендереп шундый белем бирү учрежденияләрен төзергә ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт. Югары сыйфатлы эшләр башкарылып, заман таләпләренә туры китерелеп җиһазландырылган Шилнәбаш мәктәбе  1 сентябрь көнне тәүге тапкыр авыл балаларына ишек ачачак. Бездә социаль объектлар төзү әле кирәк булса да, бүгенге көндә Тукай районы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны урыннар белән тәэмин итте. Бик зур рәхмәт сезгә», – диде Фаил Мисбах улы.

Миләүшә Зәкиева фотосы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International