Татарстанда җылы һава торышы киләсе сишәмбегә кадәр сакланачак

2023 елның 15 сентябре, җомга

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы атна азагына кадәр һәм якынча дүшәмбе һәм сишәмбе дә сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар аңлатма биргәнчә, безнең төбәк антициклон йогынтысында, шуңа күрә территориядә явым-төшем ихтималы аз. Бары тик 16 сентябрьдә генә урыны белән яңгыр көтелә. Җомгадан якшәмбегә кадәр, 15-17 сентябрьдә, һава температурасы төнлә +4..+10 градус, якшәмбе +18..+24 градус булачак.

Якынча мәгълүматлар буенча, 18 сентябрьдә көндез һава температурасы +18..+23 градус, 19 сентябрьдә +15..+20 градус була.

Фото: ачык чыганаклардан алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International