Арча районының Яңа Кырлай авылында тугызынчы тапкыр үткәрелгән “Ат көне” бәйрәме кысаларында “Аударыш” ярышында ике үлчәү категориясендә дә беренче урыннарны тукайлылар Рөстәм Әмиров һәм Инсаф Хөсәенов яулады. Быел «Аударыш»та барлыгы 15 җайдак катнашты. Ярышлар ике үлчәү категориясендә узды: 80 килограммга кадәр һәм 80 килограммнан артык. 80 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүче Инсаф Хөсәенов «Аударыш» конкурсында инде дүртенче ел катнашуын хәбәр итте.
.jpeg)
"Мин балачактан "Тулпар" ат-спорт мәктәбендә шөгыльләндем. «Аударыш» ярышы миңа аеруча якын, чөнки анда ат белән берләшү генә түгел, физик көч тә кирәк», - дип уртаклашты ул. Җиңүчеләр кубоклар һәм акчалата бүләк алды.