Безнең баһадирның әтисе хәзерге вакытта махсус хәрби операөиясе зонасында. Яшь әнине әби-бабайлары, туганнары һәм дуслары каршы алды. Гөлфинә Наил кызын улы туу белән котларга Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина килде. Рөстәм Закиров Ранэльнең иң беренче документын - туу турында таныклыгын, Тукай районы һәм республика җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырды.