Борды мәктәбе укучысы Утяшов Григорий технология укытучысы Утяшов В. М. белән 12-13 сентябрь көннәрендә үткән ”Машина төзелеше. Металл эшкәртү.Казан”-дигән XIII-Бөтенхалык ярминкәсендә катнаштылар,монда машина төзелеше өлкәсендә иң алдынгы алымнар, яңа технологияләрне тәгъдим итү һәм курсәтү узды. Гриша анда күтәртмә погрузчик экспонатын ясаган иде.Ярминкәдә мәрариф һәм фән министры Э.Фаттахов белән транспорт министры Л.Р. Сафин катнаштылар.
Ярминкәдән Гриша бик күтәренке күңел белән кайтты ,чөнки аның кулын тотып фән министры Э. Фаттахов уңышлар теләде.Ул мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
.jpg)