Бүгенге көндә безнең район эчке эшләр бүлегендә 19 участок уполномоченные исәпләнә. Алар үзләре җаваплы территорияләрдә тәүлек әйләнәсе халык белән эшлиләр, авыр вакытларда беренче булып ярдәмгә киләләр, көнкүрештәге җинаятьчелекне, алкоголизм, наркоманияне, балалар арасында сукбайлыкны профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә һәр дүртенче җинаять участковый тарафыннан яки аның ярдәме белән ачыла.
Район буенча иң яхшы участок инспекторын сайлау 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Үзегезгә охшаган участок уполномоченныена тавыш бирү өчен сайтка ( tukai.tatarstan.ru) хат җибәрергә кирәк. Анда участок уполномоченныеның исеме, фамилиясе, атасының исеме һәм кайсы административ участокка хезмәт күрсәтүе язылырга тиеш.
Тавыш бир!