«Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” гомумреспублика айлыгы башланды

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Республикада «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” гомумреспублика айлыгы башланды, аның максаты – наркотикларга булган ихтияҗны киметү Һәм бу өлкәдә җинаятьчелекнең оешкан формаларын юкка чыгару. Акцияне 2 ел үткәрү чорында Татарстан җирлегендә 1,5 тоннадан күбрәк, шуның эченнән 230 килограмнан артык героин алынды. Төрле наркотикларны китерү каналлары ябылды, бу үз чиратында аңа булган ихтыяҗны киметергә ярдәм итте. Айлык кысаларында районда күп төрле профилактик һәм оператив –эзләнү  чаралары үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International