Шушы көннәрдә «Туганайлар» клубы әгъзалары Борды авылы мәдәният йортына чираттагы утырышка җыелды.. Утырышны авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова катнашты. Ул авылыбызда төрле милләт кешеләренең дус, тату, бер-берсе белән ярдәмләшеп яшәве турында сөйләде.
Һәр клуб әгъзасы көзге уңыштан үзе үстергән яшелчә, җимешләр алып килгән иде. Шул уңайдан «Туганайлар» клубы җитәкчесе Зәйфәрә Дусманова белән мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Рамазанова көзге муллыктан кунак өстәле әзерләгән иде. Клуб утырышында үткән айларга нәтиҗә ясалды, матур җырлар җырланды.
Ветераннар клубы үзенең барлык эшчәнлеген районыбыз ветераннар советы программасы нигезендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын уңышлы каршылауга багышлый.
Тамара Кузьмина, Борды авылы ветераннар советы рәисе.