Семинар узачак

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында коммерциягә карамаган секторны остазлык технологиясендә үстерү: секторара социаль партнерлык тәҗрибәсе» семинары узачак. Семинарның беренче өлешендә ВУЗ вәкилләре "Хезмәткә өйрәтү" бөтенроссия пилот проекты кысаларында вузлар өчен НКОның социаль заказын формалаштыру мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Икенче өлештә Ак Барс Банкының Корпоратив университеты белән партнерлыкта ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «ТР гаилә-юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен стратегик идарә» мәгариф программасына старт биреләчәк. Әлеге программа кысаларында 29 декабрьгә кадәр үз оешмасының стратегиясен эшләргә әзер булган ТР коммерцияле булмаган оешмалары төркемен формалаштыру планлаштырыла. Уку, яклау нәтиҗәләре буенча, дәүләт үрнәгендә таныклык бирелеп, 2024 елның гыйнварыннан планлаштырылган. Ссылка буенча катнашу өчен алдан теркәү https://forms.yandex.ru/u/6576e89c02848f0af9b48648/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International